Чирмешән район больницасы табиблары некрутлар белән әңгәмә уздырдылар

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
Чирмешән район больницасы табиблары район хәрби комиссариатында некрутлар белән әңгәмә уздырдылар. Билгеле булганча, 1 октябрьдән хәрби хезмәткә чакырылыш башланды. 140 некрут медицина комиссиясе үттеләр. Чирмешән табиблары  "ВИЧ инфекция һәм җенси юл белән күчә торган чирләр" һәм "Туберкулез һәм аны кисәтү" дигән темаларга егетләр алдында чыгыш ясадылар. Некрутлар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар да алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International