Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Чирмешән сыерлары күпме акча “эшли“?
2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
-Өчәр, бишәр баш сыер тотучылыр күбәйде. Субсидияләр, савым аппаратлары биреп булышуның да файдасы бар. Әйтик, Чирмешәннән Саматдин Бабаев 32 баш ук сыер асрый, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкама комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.
Район буенча алганда, бүген шәхси хуҗалыкларда 1810 баш сыер исәпләнә (узган ел башында - 1904). Быелның үткән тугыз аенда авыл халкы 2 мең ярым тонналап, акчада исәпләгәндә, 35 миллион сумлык сөт саткан. Икътисадчылар телендә әйтсәк, бер сыер аена уртача 2111 сум акча “эшләгән” дигән сүз. Әлбәттә, моның өчен аның хуҗасына күпмерәк тир түгәргә туры килгәнлеген чамалавы кыен түгел. Былтыргы белән чагыштырганда, сөт тапшыру күләме аеруча Чирмешән, Түбән Кәминкә, Кармыш, Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә арткан. Бер баш сыерга исәпләгәндә исә Бәркәтә, Туймәт, Мордва Афонькәсе сыерлары сөтлерәк. Ә менә Ульяновка, Яңа Элмәле, Иске Котыш, Шешминка авыл җирлекләреннән сөтне аз тапшыралар икән.
-Былтыргының үткән айлары белән чагыштырганда, шәхси хуҗалыклардан сөт сату 32 процентка артты. Сентябрь аенда авыллардан көненә уртача 12 тонна тирәсе сөт тапшырдылар, былтыр бу сан 9 тонна иде, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.
Бүген халыктан сөтнең литрын 14 сум белән җыялар, ә заводлар аны 16 сум белән кабул итә. Быел сөтне сатып алу бәясе бермәлне 12 сумга кадәр төшкән иде. Сүз уңаеннан, район кибетләрендә сөтнең литры, әлеге дә баягы уртача алганда, 42-48 сумнар тора.
Марат Әһлиуллин әйтүенчә, май, июнь айларында, кыштан соң, сөт сату артып, июль аенда аның күләменең иң югары ноктасы - пигы булса, август, сентябрьдә ул кими башлый. Билгеле, бу чорда чималга бәяләр дә акрынлап күтәрелү алдында. Узган ел заводларда сөт сатып алуның иң югары бәясе 19 сум булган. Гадәттә, сөтне бигрәк тә декабрь, январь айларында сату отышлырак.
Барлыгы 1683 баш сыер асраучы “колхозлар” һәм крестьян-фермер хуҗалыклары исә бу арада көненә 12 тоннага якын сөт сава икән. Мактанып тел шартлатырлык түгел, күрсәткечләр былтыргыдан чүт кенә азрак та. Октябрь башында Кадидагы “Авангард” җәмгыяте көненә уртача 2653, “Сөлчә” - 2128, “Үтәмешагро” җәмгыяте – 1297, “Чирмешән АГРО” 1200 килограмм сөт сава. Бу хуҗалыклар – лидерлар. Иң начар күрсәткечләр “Чирмешәагрохезмәтләре”нең Бәркәтә, Туймәт бүлекчәләрендә “Кара Чишмә” дә, “Алга” хуҗалыкларында. Крестьян-фермер хуҗалыкларыннан иң күбе сөтне “Камалова Р.И.” (Тукай поселогы) - көненә 555 килограмм, “Шәйхетдинов Р.Р.” (Лашман) - 360, ”Макаров Г.Ф.” (Ивашкино) фермаларында - 350 килограмм чамасы савалар.
Марат Гомәров.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Әккәрәй авылында «Экологик илһам калейдоскобы»
Әккәрәй авылында «Экологик илһам калейдоскобы».
23 апрельгә һава торышы
23 апрельгә һава торышы.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз