Грипп Эпидемиясе январьда көтелә

2015 елның 13 октябре, сишәмбе
Татарстанда ОРВИ йоктыручылар саны сентябрь аеннан бирле арта. Табиблар исә эпидемияне көтеп тормаска, гриппка каршы тизрәк прививка ясатырга киңәш бирәләр. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен вакциналау бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Аларны бушлай балалар учреждениеләрендә яки якындагы поликлиникада прививкаларга мөмкин. "Риск төркеме"нә кергән өлкәннәрне дә - укытучыларны, медикларны, җәмәгать транспортында һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрне дә гриппка каршы бушлай вакциналыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International