Чирмешән браконьерын кабан дуңгызы аткан өчен җавапка тарталар

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе
-Октябрь башында 33 яшьлек чирмешәнле аучылык хуҗалыгы территориясендә, рөхсәте булмаган килеш, бер кабан дуңгызын ата, - ди прокурор ярдәмчесе Юрий Иванов. - Аны үзенең машинасында алып кайтып китә. Дәүләткә 45 мең сумлык матди зыян килә.
Хокук саклау органнары әлеге кешегә карата җинаять эше кузгаталар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International