Республика балалар иҗтимагый оешмалары мониторингы

2015 елның 16 октябре, җомга
Татарстан Республикасы буенча балалар иҗтимагый оешмалары мониторингы уздырылды. Әлеге чараны "ТР балалар оешмалары Советы" төбәк иҗтимагый оешмасы һәм ТР Яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлыгы оештырдылар. Мәктәпләр базаларында 112 балалар берләшмәләре эшли. Бездәге барлык балалар оешмалары да теркәү уздылар, Һәм муниципаль район "СДО РТ" РООның Рәхмәт хатына лаек булды. Берләшмәләрнең активистлары район, республика конкурсларында, чараларында катнашалар. Балалар иҗтимагый оешмаларының "Татарстан варислары союзы" республика союзы өчен яңа бренд эшләнә, бу уңайдан бәйге дә игълан ителде. "Варислар" (Чирмешән лицее, җитәкчесе Г.Насыйрова) һәм "Берлек" (Лашман урта мәктәбе, җитәкчесе Г.Динмөхәммәтова) әлеге конкурста катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International