Атналык планеркада

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
19 октябрьдә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин район оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы планерканы уздырды. 
Планеркада катнашучылар үләт базлары һәм биотермик чокырларны норматив хәлгә китерү, райондагы оператив хәл, матбугат басмаларына язылу, мәгариф һәм спорт өлкәсендә башкарылган эшләр, салымнар җыю турында мәгълүматлар тыңладылар, Шулай ук "РОСГОССТРАХ" ҖЧҖ иминиятләү компаниясе һәм Ульяновка авыл җирлегендә быелның 9 аенда башкарылган эшләр хакында да информация тыңладылар.
Шәхси сектордан сөт җыю турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International