Мәгариф хезмәткәрләре җәйге спартакиада катнаштылар

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
Мамадыш шәһәрендә үткән ярышта Республиканың мәгариф хезмәткәрләре  җиңел атлетика, пневматик винтовкадан ату, бадминтон, озынлыкка сикерү,  кул көрәше һәм аркан тартышу буенча көч сынашканнар.
Пневматик винтовкадан ату буенча  безнең команда  - җиңүче. Бу төрдә Югары Кәминкә мәктәбенең инглиз теле укытучысы Дамирә Гарифуллинага тиңнәр булмаган. Ульяновка мәктәбе укытучысы Юрий Калугин да төз атуы белән танылган.  Бадминтонда безнекеләр (лицейдан Флүзә Мисбахова һәм Юрий Сергеев) - өченче. Озынлыкка сикерү буенча  Иске Элмәледән Марина Колесникова һәм Шешминкадан Николай Зубовлар алтынчы булганнар. 

Җиңел атлетика эстафетасында Иске Котыштан  Валентина Бикмурзина, Ивашкинодан Алевтина Утриванова, Бәркәтәдән Марат Җамалиев, Иске Кадидан Илназ Мөхетдиновлар район данын лаеклы яклаганнар.

 Кадрия Гамирова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International