Чирмешән районы прокуратурасы закон бозуны ачыклады

2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Район прокуратурасы "Үтәмеш" ҖЧҖендә хезмәткә түләү буенча закон бозуларны ачыклады. Биредә 3 хезмәткәргә 115 мең сум күләмендә хезмәт хакы түләнмәгән. 
Район прокуратурасы тикшерүе нәтиҗәләре буенча җәмәгать судьясына 3 гариза юнәлдерелде. Суд приказы нигезендә эшчеләрнең хезмәт хакы түләтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International