Бердәм мәдәният дәресләре

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
"Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" республика проекты кысаларында район үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Чирмешән лицееның 1-4 сыйныф укучылары өчен "Бердәм мәдәният дәресе" үткәрделәр. Укучылар биредә Татарстан республикасының мәдәни мирасы турында слайдлар карадылар. Хезмәткәрләр балаларны архитектура һәйкәлләре, әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән таныштырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International