Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының семинары узды

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
Семинарның темасы: "Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә Сингапур ысулларын файдалану". Әлеге чарада районның 15 укытучысы катнашты. 
Семинар барышында педагог М.Захарова 10 сыйныф укучылары белән җәмгыять белеме буенча ачык дәрес күрсәтте. Тарих укытучысы А.Аютова укытучыларны тарихи-мәдәни стандартларның концептуаль нигезләре белән таныштырды.
Район мәгариф бүлеге методисты Н.Фомина укытучыларга бөтенроссия бәйгеләрендә һәм олимпиадаларында катнашырга тәкъдим итте. "Күпмилләтле Россия - күпмилләтле Татарстан" дип исемләнгән факультатив курслары турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International