Мәктәп укучыларының мәдәният көндәлеге

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
2015 елның 21 октябрендә район мәктәпләрендәге 823 укучы өчен мәдәният дәресләре үткәрелде һәм балаларга "Укучының мәдәни көндәлеге" таратылды. Әлеге көндәлек төсле матур альбом рәвешендә ясалган. Аңарда Татарстанның истәлекле урыннары, музейлар, театрлар турында хикәяләр урын алган. Уку елы барышында иң күп мәдәният учакларында булган һәм күбрәк китаплар укып аларны тиешенчә теркәп барган укучыларны бүләкләр көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International