"Компьютер Land "Өченче буын" республика бәйгесендә чирмешәнлеләр дә катнашты
2015 елның 28 октябре, чәршәмбе
Әлеге бәйгене ТР Пенсионерлар союзы һәм Пенсия фондының Татарстан республикасы бүлеге оештырдылар. Конкурста район данын Людмила Кузнецова яклады.
Чирмешән районында 2011 елдан алып 200дән артык пенсионер компьютер нигезләрен өйрәтүче курсларда белем алдылар. Һәм алар ел саен төрле конкурсларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Райондашыбыз Людмила Кузнецова да "Иң яхшы презентация" номинациясендә 1 нче урынга лаек булды.