Чирмешән районы мәктәпләрендә ачыктан-ачык сөйләшүләр оештырыла

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе
Бу  көннәрдә  хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау, район мәгариф бүлеге, дин вәкилләре мәктәп  укучылары  белән очрашулар уздыра.
-Без инде Яңа һәм Иске Элмәле, Күтәмә, Иске Кади, Лашман мәктәпләрендә булып, әңгәмәләр үткәрдек, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова. 
– Нигездә, актуаль  темаларга: наркомания, экстремизм, эчкечелекнең яманлыгы, юлда йөрү кагыйдәләренә тукталабыз.  Укучылар алдында белгечләр чыгыш ясый, алар сорауларга җавап та  бирәләр. Видеороликлар  күрсәтәбез. 
Балалар да бу очрашуларда актив катнашалар. Аларның  бүгенге проблемаларга битараф түгеллеге күренә.
Мондый чара районның башка мәктәп­ләрендә дә оештырылачак.
 

 

Гөлсирә Шәрифуллина.


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International