Чирмешәндә ятимнәргә торак төзиләр

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
Район үзәгенең Бакча урамында урнашкан йортларның икесе әзер дип тә  була. Бүген аларга коммуникацияләр тоташтыралар. Өченче йортта да төзелеш эшләренең төп өлеше башкарылган. Һәр өйнең гомуми мәйданы - 42 квадрат метр.
Әлеге программаның төп максаты – авыл җиренә белгечләрне җәлеп итү, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган  балаларны эш һәм торак  белән тәэмин итү.
 

 

Гөлсирә Шәрифуллина.


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International