Татарстан фермерларын субсидияләр һәм дәүләт яклавы мәсьәләләре борчый

2015 елның 30 октябре, җомга
Казанда эшмәкәрләр ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очраштылар. Әлеге чара "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында үткәрелде. Очрашуны ТР Президентының эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкиле Тимур Нагуманов оештырды. 
Әлеге чарада республикадан 100дән артык эшкуар катнашты.
Ике сәгатьлек сөйләшү барышында берничә мәсьәлә буенча фикер алышу булды. Фермерларны беренче чиратта субсидияләр алу, фермер хуҗалыкларының үсешенә булышу, авыл эшкуарларының инициативаларын яклау мәсьәләләре борчый. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International