30 октябрь - сәяси репрессия корбаннары көне

2015 елның 30 октябре, җомга
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан мемориаль үзәк  директоры Валентина Захарова  зур чара оештырды.  Анда гомерләре  вакытсыз   өзелгәннәрнең  - һәрберсенең исем – фамилиясен дә  атап чыктылар.
-Без үз тарихыбызны белергә һәм хәтерләргә тиеш, - диде искә алу кичәсендә   муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров.- Кызганычка каршы, тарих битләрендә шатлыклы да, кайгылы да көннәр булган. Репрессияләр бөтен Советлар Союзына , безнең районга да кагылган. Бер гаепсез  кешеләр зыян күргән. Аларны онытырга хакыбыз юк.
Сәяси репрессияләр кичергән кешеләр өчен бу көн – кайгы һәм олы хәсрәт көне. “Халык дошманы” тамгасы репрессияләргә эләккәннәргә генә түгел, ә аларның балаларына, туганнарына да салынган. Бүген районда репрессиядән зыян күргән 12 кеше яши. Репрессиядән зыян күргәннәрнең күбесе акланган, күбесенең бер гаепсез җәзага тартылуы ачыкланган.
Бу көнне мемориаль үзәктә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен ялган гаепләүләр корбаннары истәлегенә панихида – гыйбадәт кылу үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International