Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында "Көзге бал" узды

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
Йорт-интернатта яшәүчеләр "Көзге бал"га ныклап әзерләнделәр. Алар көз турында җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. "Яфраклардан иң матур картина" бәйгесендә дә әби-бабайлар бик теләп катнашты. Кызгылт-сары, сары яфраклардан ясалган эшләнмәләр аларның бүлмәләрен бизәп тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International