Атналык планерка бер минут тынлыктан башланды

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
Египедта Россия самолеты һәлакәткә очрау сәбәпле, ноябрьнең беренче көнендә илебездә матәм көне игълан ителде. Бу турыда Указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
2 ноябрьдә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин үткәргән планерка да бер минут тынлыктан башланды. 
Фердинат Мидхәтович авиаһәлакәтнең илебез өчен зур фаҗига булуын ассызыклады һәм һәлак булучыларның якыннарының авыр кайгысын уртаклашты.
Планеркада катнашучылар райондагы оператив хәл, матбугат басмаларына язылу, мәгариф һәм спорт өлкәсендә башкарылган эшләр, салымнар җыю турында мәгълүматлар тыңладылар,
Чирмешән авыл җирлегенең агымдагы елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре белән Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева таныштырды.
Бүген район үзәгендә рәсмиләштерелгән  1748 шәхси йорт, күп квартиралы 29 йортта 402 квартира бар.  2015 нче елның  1 январена Чирмешәндә 6378 кеше исәптә торган. 
Чирмешән авыл җирлегендә  урнашкан авылларда (Чирмешән, Казанка, Кирпеч заводы, Кече һәм Түбән Чегодай ) 2396 йортта 6935 кеше гомер кичерә.
Чирмешәндә бүген 53 урам исәпләнә, урам  юлларының озынлыгы – 66, 7 километр (63,6 километры асфальтланган), суүткәргечләрнең озынлыгы – 58, 9 километр. Район үзәге урамнарын 622 яктырткыч яктырта.
Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләр  684 мөгезле эре терлек, шул исәптән 221 сыер,  33 ат, 487 баш кәҗә һәм сарык, 694 дуңгыз асрыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International