Чирмешән районы командасы спартакиадада волейбол буенча III урынга чыкты

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында узган ярышларда волейбол буенча район данын Марат Әһлиуллин, Илнур Җамалетдинов (район Башкарма комитеты), Флёра Рәхимҗанова,  Ленар Камалов (мәгариф бүлеге), Радик Мөхәммәтшин (авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе), Әнис Гатауллин (яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге), Марат Миншин, Айдар Кәримов, Ринат Сибгатуллин (авыл җирлекләре башлыклары) якладылар. Теләчедә узган әлеге ярышларда безнең волейболчыларыбыз өченче урынны яуладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International