Чирмешән муниципаль районы Башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавы

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.
Әлеге бәйрәм без, Россия халкының кайсы милләт һәм дин вәкиле булуыбызга карамастан, бер тарихлы һәм бер киләчәкле бердәм халык икәнлегебезне ассызыклый. Безне илебезне көчле һәм чәчәк атучы ил итү максаты берләштерә. Уңышка юл милли килешү, җәмгыятьнең бердәмлеге аша салына. Киләчәк буыннар, балаларыбыз һәм оныкларыбызның тормышы, илебезнең киләчәге безнең бердәмлеккә бәйле. 
Хөрмәтле чирмешәнлеләр!
Халыклар бердәмлеге көне белән сезне чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә тынычлык, иминлек, бәхет телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International