Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры каршында узган "Татарстан - безнең йортыбыз" дип исемләнгән этно-мәдәни фестивальнең гала - концертында безнең районнан Әккәрәй авылы үзешчәннәре дә катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов та катнашкан әлеге чарада Әккәрәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Щелкус" коллективы да чыгыш ясады.