Чирмешән районында "Традицион ислам айлыгы" бара

2015 елның 6 ноябре, җомга
Лашман авылы мәдәният йортында оештырылган очрашуда 80нән артык кеше катнашты. Биредә яшьләрнең дә байтак булуы бигрәк тә куанычлы. Кунаклар әхлакый сабак бирүче "Хисап" һәм "Донор" дип исемләнгән фильмнар карадылар, аннан соң әдәп-әхлак мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнаштылар. Районыбыз дин әһелләре укыган вәгазьләрне дә авыл халкы бик игътибарлап тыңлады. Лашманлылар фикеренчә, мондый очрашулар ай саен оештырылса, бик файдалы булыр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International