Мәктәп укытучылары диагностик тестлаштыру уздылар

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе
Район мәктәпләрендә рус теле, татар теле, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология, чит телләр укытучы мөгаллимнәр тестлаштыру үттеләр.
Тестлаштыру ярдәмендә педагогик кадрларның компетентлыгы турында алынган объектив мәгълүматлар киләчәктә аларның квалификацияләрен күтәрү, тренинглар һәм мастер-класслар үткәрүне билгеләүдә ярдәм итәчәк. Тестлаштыруда фән укытучы директорлар һәм аларның урынбасарлары да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International