Атналык планеркада

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе
9 ноябрьдә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин район оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы планерканы уздырды. 
Планеркада катнашучылар райондагы оператив хәл, экстремизм һәм террорчылыкка каршы профилактик чаралар үткәрү, ташландык һәм буш йортларны карап чыккан комиссия чыгышын, мәгариф һәм спорт өлкәсендә башкарылган эшләр, салымнар җыю турында мәгълүматлар тыңладылар, Ивашкино авыл җирлекләрендә алкоголь продукциясен сату һәм аның ассортименты турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин чыгыш ясады.
Шәхси сектордан сөт җыю турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин чыгыш ясады.
14 ноябрьдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр Яр Чаллы шәһәрендәге ярминкәдә катнашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International