Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән!

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
Хөрмәтле хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм!
Сез барлык көчегезне куеп халык иминлеге өчен намуслы хезмәт куясыз. Сездәге һөнәрилек, кыюлык кебек сыйфатларны без югары бәялибез. Җәмгыятьтә җәмәгатьчелек тәртибен саклау ул зур җаваплылык таләп итүче, авыр һәм катлаулы хезмәт. Тәртиплелек, намуслылык, җаваплылык кебек сыйфатлар сезне бизи.
Шундый җаваплы хезмәттә озак еллар тырышып эшләгән ветераннарга да зур рәхмәт белдерәм. Сез әле дә яшь буынга үрнәк булып, алар белән озак еллар тупланган тәҗрибәгезне уртаклашып яшисез.
Сезгә саулык, бәхет, гаилә иминлеге һәм сезнең өчен бик тә мөһим сыйфат - зур тормыш энергиясе телим.
Чирмешән муниципаль районы Башлыгы Ф.М.Дәүләтшин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International