Нигездә көз-кыш айларында киң таралучы грипп ул - авыр вируслы инфекция. Грипп һәр кешегә дә йогарга мөмкин. Ул һава юлы белән: йөткергәндә, төчкергәндә, хәтта аралашканда да күчәргә мөмкин. Шуңа да чирле кешеләр белән аралашудан сакланырга, гриппка каршы вакцина ясатырга киңәш ителә.