Фән республика фестивале Яшел Үзәндә урнашкан сәләтле балалар белем алучы лицей-интернат базасында узды. Чирмешән районы данын Әккәрәй урта мәктәбеннән Андрей Чалин, Владислав Чалин һәм физика укытучысы Ю.В.Еферов якладылар. Алар "Рожновский су кудырту башнясын автомат белән идарә итү" проектын эксперт комиссиясе алдында уңышлы яклап, үз юнәлешләрендә 3 урынга лаек булып, Дипломнар белән бүләкләнделәр.