Чирмешән үзәк китапханәсенең әдәби кафесында танылган рус шагыйре Сергей Есенин тууга 120 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Есенин поэзиясе - аеруча зур патриотик көчкә ия. Китапханәчеләр кунакларга шагыйрь турында слайд-фильм күрсәттеләр, Сергей Есенинның фаҗигале язмышы турында сөйләделәр. Кичәдә шулай ук шагыйрьнең шигырьләре, аларга язылган романслар яңгырады. Чарага килүчеләр "Есенин" дигән кинофильм да карадылар.