Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында Чирмешән район больницасы хезмәткәрләре район халкы өчен төрле акцияләр уздыралар. Чираттагы шундый чара янгын сүндерү частенда уздырылды, биредә табиблар лекция укыдылар һәм янгын сүндерүчеләрнең кан басымнарын үлчәделәр. 21 кешенең дүртесенең кан басымы югары булуы ачыкланды. Аларга киңәшләр һәм памяткалар бирелде.