Мәдәният көндәлеге белән - китапханәгә

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Район мәктәпләренең башлангыч класс укучылары "Укучының мәдәният көндәлеге" дип исемләнгән республика проектында бик теләп катнашалар. Лашман һәм Әмир мәктәпләренең 2 класс укучылары, 1нче Чирмешән мәктәбенең 1 һәм 2 класс укучылары Чирмешән балалар китапханәсенә дә көндәлекләрен алып килделәр. Биредә алар өчен музейлар буйлап виртуаль экскурсия һәм Әдәбият елына багышланган рус фольклоры сәгате уздырылды. Компьютер классында балалар "Китап бәйрәме"ндә катнаштылар. биредә аларга компьютерның китапны алмаштыралмавы, ләкин китап сайлауда, рефератлар, докладлар язуда зур ярдәмче булуын аңлаттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International