Бүген Халыкара сукырлар көне

2015 елның 13 ноябре, җомга

1745 елның 13 ноябрендә Франциядә Валентин Гаюи дөньяга килә. Ул Парижда һәм Петербургта сукырлар өчен мәктәпләр һәм предприятиеләр ачучы күренекле педагог буларак тарихка кереп калган олы шәхес. 

Валентин Гаюи үзе уйлап тапкан шрифт буенча сукырларны укырга өйрәтә. 1784 елда ул шәхси акчасына үз өендә сукыр балалар өчен мәктәп ача. Мондый белем йорты әлегәчә дөньяның бер генә илендә дә булмый. Аның рельефлы-линияле шрифты буенча балалар укырга өйрәнәләр, шуннан соң мәктәп каршында типография ачып, шушы шрифтлар белән китаплар да бастырыла.

Бүген дөньяда 124 миллион сукыр кеше бар дип исәпләнә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләп үткәнчә, күрмәүчеләр саны зур тизлектә арта. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International