Эшчәнлекләрен туктаткан эшмәкәрләргә исәптән төшәргә кирәк

2015 елның 13 ноябре, җомга

Шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына иминият кертемнәрен бер мәртәбә яки берничә тапкыр ел ахырына - 31 декабрьгә кадәр түлиләр. Мәҗбүри пенсия иминиятләвенә 18 610 сум 80 тиен, мәҗбүри медицина иминиятләвенә 3 650 сум 58 тиен түләргә кирәк. 300 меңнән күбрәк керем алучы эшмәкәрләр кертемнәрне үткән хисап елыннан соң килүче елның 1 апреленә кадәр түләргә тиешләр. Эшчәнлекләрен туктатучы эшмәкәрләр дә алым декларациясе тапшырырга тиешләр. Тапшырмаган очракта Пенсия фонды закон нигезендә алардан иминият кертемнәрен түләтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International