Яр Чаллы шәһәрендә эшмәкәрләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко белән очраштылар. "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" түгәрәк өстәле кысаларында оештырылган очрашуның инициаторы бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов. Сөйләшүнең төп темасы - Россиядә алкоголь продукциясе әйләнешен күзәтүче бердәм автоматлаштырылган системасны гамәлгә кертү. Татарстан кибетләрендәге кассаларда ЕГАИС модульләре урнаштырылачак, ә бу исә ялган аракы сатуга чик куячак.