Әлмәт ТО ГВИ ГУВ КМ РТ вәкилләре Чирмешән районында - "Чирмешән Агрохезмәтләре", "Үтәмеш" җәмгыятьләрендә, "Камалов Р.И." КФХ рейдта булдылар. Аларның максаты - мөгезле эре терлекләрдә туберкулезга каршы профилактик чараларның үтәлешен контрольдә тоту. "Камалов Р.И." хуҗалыгында барлык чаралар да үтәлгән: биналар ремонтланган, ферма территориясеннән тирес чыгарылган. Ә "Чирмешән Агрохезмәтләре", "Үтәмеш" җәмгыятьләрендә әлеге эш дәвам итә, территорияләрдән тирес чыгарыла.