ТР Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ә.Шакиров алып барды. Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары, район Советы аппараты җитәкчесе, Район Башкарма комитеты урынбасарлары, Башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, оешмалар җитәкчеләре, мәктәп директорлары, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Биредә райондагы халык саны, районның сәүдә нокталарында алкоголь продукциясен сату, алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше һәм башка мәсьәләләр каралды.