Чирмешәннең тарихи урыннары туристик маршрутка кертелә

2015 елның 13 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә булачак туристик маршрут белән Казан һәм Яр Чаллы туристик фирмаларының туроператорларын да  таныштырдылар. Кунакларны  әүвәл Чирмешән крепостена – валга алып бардылар. Монда аларны милли киемнәргә киенгән кызлар - ипи-тоз, Иске Элмәленең “Ивушка” ансамбле  җыр белән каршы алдылар.  Экскурсияне оештыручы, мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова   Чирмешән тарихы турында сөйләде. 

Турда катнашучылар шулай ук мемориаль үзәк, туган як тарихы музее экспонатлары белән таныштылар, Геройлар Аллеясын, 19нчы  гасыр ахырында төзелгән Михаил Чухаев йортын да карап чыктылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International