Татарстан мәктәпләрендә толерантлык дәресләре үтәчәк

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

16-23 ноябрь көннәрендә Татарстан мәктәпләрендә Бөтендөнья толерантлык көне уңаеннан "Толерантлык дәресләре" үтәчәк. Бу дәрестә төрле халыкларның мәдәни мираслары, төрле милләт вәкилләре арасындагу татулыкның мөһимлеге һ.б.лар турында сүз барачак. Өлкән сыйныфларда укучыларга төрле мәдәниятләр арасындагы диалогның әһәмияте аңлатыла, түбән классларда укучылар тынычлык сүзен 86 телдә язачаклар, аларны шулай ук рус, татар, яһүд, дагыстан, удмурт, башкорт халыкларының мәкальләре һәм әйтемнәре белән таныштыру да максат итеп куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International