Браконьерга җавап тотарга туры киләчәк

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

9 ноябрь көнне Чирмешән районы гражданины Г. ауга рөхсәте булмауга карамастан, Казанка урманчылыгында кабан дуңгызы ата. Һәм ул шәхси автомобилендә кабан түшкәсен өенә алып кайта. шулай итеп ул дәүләткә 45 мең сумлык зыян сала. Әлеге җинаять эше өйрәнелеп, эш судка юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International