Халык кул эшләре көнендә балалар гадәти булмаган ысуллар белән рәсем ясадылар. Кече төркемгә йөрүчеләр - бармакларын буяуга манып Нарспига бияләй ясадылар, өлкән төркемдәгеләр басма ысул белән чуваш бизәкләре төшерделәр. Тәрбиячеләр Наталья Аютова һәм Олеся Маланчева башка көннәрдә дә сабыйлар өчен кызыклы һәм файдалы чаралар үткәрделәр. Балалар Чувашия республикасының башкаласы Чабаксар турында презентация карадылар, Чувашиянең фауна һәм флорасы белән таныштылар.
Балаларга бигрәк тә чуваш халык уеннары бәйрәие ошады. Сабыйлар «Суккар упа», «Тинес хумханать», «Кеперле», «Йава» уенарын бик теләп өйрәнделәр.