Чираттагы очрашу Кармыш авылында, йөздән артык кеше катнашында үтте. Чарада Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин, Чирмешән муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов, Чирмешән мәчете имамы Хабир хәзрәт Ханов традицион ислам турында чыгыш ясадылар. Биредә шулай ук әхлак мәсьәләләре буенча бик гыйбрәтле фильмнар да күрсәтелде.
Шундый ук очрашу Иске Кади авылында да узды. Анда 70тән артык кеше катнашты.