ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы музее төзи

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы музее төзи. Музейның интерьеры һәм дизайны эшләнә, шулай ук авыл хуҗалыгы үсеше этаплары буенча материаллар туплана.

Музей оештыру практикасы дәлилләгәнчә, экспонатлар туплау халык катнашында башкарылса гына нәтиҗәле була. Министрлык та бу эштә авыл һәм шәһәр халкыннан ярдәм көтә. Биредә бигрәк тә агропромышленность тармагында барган үзгәрешләргә кагылышлы документлар (приказлар, постановлениеләр, карарлар),  крестьяннарның эш кораллары, җайланмалар, инструментлар, иске газеталар, фотолар, китаплар, дипломнар зур әһәмияткә ия.

  press-mshp@yandex.ru, тел. (843) 2217621».

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International