Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньядагы үпкә рагы чиренең 90 процентына, хроник бронхитның 75 процентына, ишемия йөрәк авыруларының 25 процентына тәмәке сәбәпче. Россиядә һәр ун хатын-кызның берсе, ирләрнең 50-60 проценты тәмәке тарта. Халыкара тәмәкедән баш тарту көне табакка бәйлелекне киметү, әлеге зарарлы гадәттән арынуга игътибарны арттыруга юнәлдерелгән. Тәмәкенең сәламәтлеккә нинди зур зыян салуын белгән кешеләр чынлап та, бу гадәттән арынырга тырышалар.
Чыганак: http://www.calend.ru/holidays/0/0/1563/