Авыл хуҗалыгы белгечләре хезмәтне саклау буенча курсларда укыдылар

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

9 ноябрьдән 13енә кадәр авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре хезмәт саклавы буенча курсларда белем алдылар.

Укуны "Агробизнес кадрларының белемен арттыру татар институты" укытучылары оештырдылар. Курсларны тәмамлаган 52 райондашыбыз квалификация имтиханы тапшырып, таныклыкка ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International