26 чирмешәнлегә 200әр мең сум субсидия бирелгән

2015 елның 20 ноябре, җомга

Районда савым сыеры өчтән дә ким булмаган 26 шәхси йорт хуҗасына мал санын арттыру өчен 200әр мең сум субсидия бирелгән.

Бу ярдәмне алуга тагын 31 мини-фермер хуҗалыгы документлар җыйган, заявка биргән. 

Әлеге мөмкинлектән файдаланучыларның иң күбе (13) Түбән Кәминкә авыл җирлегендә, Чирмешән авыл җирлегендә – 11, Лашман авыл җирлегендә -9. Ә менә Күтәмә, Яңа Кади, Иске Кади, Ульяновка, Шешминка җирлекләрендә яшәүчеләрдән бер заявка да кермәгән. 

Кадрия Гамирова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International