"Ел укытучысы" конкурсының мәктәп этабы

2015 елның 20 ноябре, җомга

2015 елның 16 ноябреннән Чирмешән районында "Ел укытучысы" конкурсының мәктәп этабы старт алды. Югары Кәминкә, Күтәмә, Кармыш, Әккәрәй, Ивашкино мәктәпләре укытучылары көч сынаштылар да инде. Аларның осталыгын район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп администрацияләре бәяләде. Җиңүчеләр мәктәп данын район этабында яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International