Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан район үзәк китапханәсе базасында район Башкарма комитеты, опека һәм попечительлек бүлеге, хокук саклау органнары, адвокат, юрист, нотариус, прокуратура, суд приставлары, мәгариф бүлеге, социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә опекага алынган һәм тәрбиягә алынган балалар, аларның законлы вәкилләре катнашты. Аларга психологик һәм хокукый ярдәм күрсәтелде.