Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хаммәткамил Хәкимов һәм мәктәп директорлары катнашында район үзәге мәктәпләрендә, Нурлат аграр техникумы филиалында рейдлар үтте. Әлеге чара барышында ОБЖ кабинетларының җиһазландырылуы, ату тирлары һәм спорт мәйданчыклары каралды.
Район җитәкчелеге мәктәпләрне җиһазландыруга средстволар бүлеп биргән иде. Шул акчаларга ОБЖ кабинетлары, спорт мәйданчыклары җиһазландырылды.
Бу юнәлештә техникум филиалында бигрәк тә зур эшләр башкарылган. Биредә Тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Марат Яббаров тарафыннан кабинетта гына түгел, хәтта бинаның фойесында һәм коридорында да стендлар урнаштырылган.