Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин район оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы планерканы уздырды.
Планеркада катнашучылар райондагы оператив хәл, мәгариф һәм спорт өлкәсендә башкарылган эшләр, салымнар җыю турында мәгълүматлар тыңладылар,
Шәхси сектордан сөт җыю турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин чыгыш ясады.