Чирмешәнгә "Бизнес-десант" килде

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Эшмәкәрләр алып-сатуны гына хуп күрә. Бер-бер артлы яңа кибетләр ачыла, ә җитештерү юк дәрәҗәсендә. Әйтмим башкасын, хәтта сыер маеның да күрше Яңа Чишмәдән кайтарылганын алабыз бит. Дөрес, нидер ясап, район халкын үз товарлары белән тәэмин итүче якташларыбыз бераз бар-барын.

Ульяновкада бертуган Прокофьевлар металл, тимер-бетон эшләнмәләре җитештереп сата. Кече Чегодайдан Олег Маркелов агачтан ишекләр, тәрәзәләр ясау остасы буларак танылды. Бар андыйлар да, тик алар азрак шул.

2015 елда районда 302 шәхси эшмәкәр исәпләнә.

Эшкуарлыкка кереп китәргә комачаулаучы сәбәпләр бар инде. Бизнес башларга кемнеңдер акчасы юк. Я тәҗрибә, я гади тәвәккәллек җитенкерәми. Шундыйларга ярдәм, киңәш итү максатында Чирмешәнгә республиканың Икътисад министрлыгы җибәргән “Бизнес-десант” килеп төште. Белгечләр безнең эшмәкәрләрне яки эш ачарга теләк белдерүчеләрне җыеп семинар үткәрделәр. Бизнесны ничек башларга, ни белән шөгыльләнергә, товарны кемгә, ничек сатарга, документларны ничек тупларга? Казан кунаклары боларны аңлаткан, эшне ансатлаштырган әзер бизнес-идеяләр, әзер документлар алып килгәннәр, алар бушлай.

Әлеге уңайдан сораулары булган якташларыбыз район башкарма комитетының икътисад бүлегенә дә мөрәҗәгать итә ала. Шалтырату өчен телефон: 2-54-38.

Марат Гомәров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International