Семинарның темасы: "Балалар бакчаларында татар телен укытуда УМК тормышка ашыруга системалы якын килү". Әлеге чарада район балалар бакчалары тәрбиячеләре, мөдирләре һәм мәгариф бүлеге методистлары катнашты.
"Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе А.Нигъмәтуллина ачык чара үткәрде һәм доклад белән чыгыш ясады. Шул ук бакчаның мөдире Г.Ибәтова да балалар бакчасында белем бирү процессының сыйфатын күтәрү турында сөйләде. Ә татар теленә өйрәтүче тәрбияче Л.Яруллина дидактик уеннар күрсәтте. Семинарда катнашучылар "Каз өмәсе" дип исемләнгән бәйрәм дә карадылар.